Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8 меңнән артык чакыру үтәде

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

2017 елның 20 февраленнән башлап 26на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8933 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1130 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7246 – төрле авыруларга, шул санда 191 инсультка һәм 60 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 960 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 25 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 25 кеше зыян күрде. 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыкты.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 377гә артты (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны бала табулар буенча – 7гә, көчле  миокард инфарктлары буенча – 18гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 1гә, янгыннар буенча –  1гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча 10га  кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 6га артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International