Бүген 2нче номерлы Норлат мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән семинар узды. Анда яшүсмерләрдә төшенкелек мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Семинарда Норлат үзәк район хастаханәсенең табибы-психиатры Александр Прохоров, Норлат районы шәһәр һәм сала мәктәпләренең тәрбияү эше буенча директор урынбасарлары катнаштылар.