19 апрельдән башлап 21нә кадәр Мәскәү шәһ. «Милләт сәламәтлеге – Россиянең чәчәк ату нигезе» дигән Бөтенроссия форумы уза. Сәламләү сузләре белән күргәзмәдә катнашучыларга шундый форумнарны уздыру әһәмиятлелеген билгеләп Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы күргәзмәдә тормышка ашырылган «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүматый проекты белән ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерын тәкъдим итә.