7 майда Казанда Крикет буенча югары уку йортлар арасында беренче турнир булачак. Ярышларда Казан дәүләт медицина университетының, шулай ук КФУ, КНИТУ-КАИ һәм Казан юридик институтының 15 командасы катнашачак. Уеннар Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең футбол кырында 11.00 сәг. башланачаклар.