Чистай үзәк район хастанәсендә бүген шартлы янгынның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнү узды. Өйрәнүләр легендасы буенча, кабынып китү ашханәдә, гинекология бүлегенең беренче катында булды. Янгын кабыну учагын күргән өлкән шәфкать туташы Суворова Р.Р. янгын сигнализациясен хәрәкәткә китерде, бала табу йортында янгын учагы барлыкка килү турында «01» хезмәтенә хәбәр итте.