Исегезгә төшерәбез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Врач года – Ак чәчәкләр» дигән республика премиясенең номинантлары өчен интернет-сайлау уза.
Җиңүчеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәләр. Җиңүчене сайлау вакытында мөһим рольне интернет-сайлау уйнаячак.
Иң яхшыларның исемнәрен 2017 елның 16 июнендә «Врач года – Ак чәчәкләр»конкурсының тантаналы церемониясендә атыйлар. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән узачак.
Үз тавышыңны http://minzdrav.tatarstan.ru/ak_chachak2017.htm адрес буенча (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында, конкурслар бүлегендә) бирергә була.