Бүген Татмедиада балалар һәм яшүсмерләр арасында җәрәһәтләр профилактикасы чараларына багышланган пресс-конференция узды. Пресс-конференциядә Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шавалиев, БРКХ белгечләре, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкетенең иминлеген пропагандалау бүлегенең башлыгы Дамир Бикмөхәмметов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең башлыгы Жанна Соркина катнаштылар.