Киңәшмә республика төзелеш министрлыгының һәм Татарстан Президенты карамагында Госжилфондның вәкилләре, шулай ук микрорайонда торучылар катнашуы белән узды. Беренче сырхауханәнең ачылуы 2017 елның сентябренә билгеләнде. Моның өчен Татарстан Президенты карамагында Госжилфонд йортларның (900 кв. м. артык) арендалау килешүен «Спасение» медицина берләшмәсе белән төзеде.