Бүген Казанда «В.М. Бехтерев мәктәбе: чыганактан хәзерге заманга кадәр» дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Анда 200 артык фәнни хезмәткәр һәм табиб – Россиядән психиатрлар и психотерапевтлар катнашты. Докладчылар булып Германиядән һәм Израильдән психиатрия өлкәсенең белгечләре чыктылар.