Татарстан Саләмәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина мәгълүматы буенча, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәнең токсикология бүлегенә сезон дәвамында (апрельдән башлап октябрьгә кадәр) кара елан чагу нәтиҗәсендә 25 якын зыян күргән кеше керде. Быел 9 август торышына 12 авыручы керде.