Бүген Бөтенроссия «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында узучы «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы Яшел Үзәндә туктап алды. Күчеп йөрүче мобиль комплекста барлык теләүчеләр ВИЧ-йогышына аноним түләүсез тест уза, шулай ук Республика СПИД үзәгенең белгечләреннән консультация ала алдылар. Акция барышында үзләренең ВИЧ-статусын 103 кеше белде. Исегезгә төшерәбез, автомобильләр ярышының оештыручылары – Татарстан Республикасының «Профилактика һәм инициатива» региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика СПИД үзәге.