Бүген Республика кан үзәгендә «Игелекнең ункөнлеге» кысаларында «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасы, «Мин – ТР Доноры» - Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Йөрәгеңнең җылысы белән уртаклаш» дигән донор акциясе узды.
Акциядә 100дән артык шәһәр кешесе катнашты. Бөтен донорлар чарада катнашу истәлеге итеп тематик сувенирлар алдылар. Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә банк 41 литр кан белән тулыланды.