Чистай Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә туры китерелгән Бөтенроссия ТУКТА ВИЧ/СПИД акциясендә катнашты. ВИЧ-йогышының таралуы мәсьәләсенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максаты белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика СПИД үзәге һәм «Профилактика һәм инициатива» РҖО «Казан-Яшел Үзән-Чистай-Казан» автомобильләр ярышын оештырдылар. Кичә бөтен теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уза алсын өчен күчмә мобиль комплексы Чистай медицина училищесы территориясендә туктады. Акция барышында үзләренең ВИЧ-статусын 115 кеше белде.