Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә төрле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында тактик-махсус укулар узды.
Укулар планы буенча «Казан Экспо» территориясендә янгын вакытында барлык зыян күрүчеләрне Республика клиник хастаханәсенә һәм Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә эвакуацияләделәр. Шулай ук тактик-махсус өйрәтүләргә Республика психиатрия хастаханәсе һәм Республика суд-медицина экспертизасы бюросы белгечләре җәлеп ителде.