РКХдә «Сәламәтлек саклау» Милли проектын гамәлгә ашырганда үсеш перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 28 июне, җомга

Республика клиник хастаханәсендә 2019 елның 5 ае эчендә учреждение эшчәнлегенең йомгакларын ясау буенча Хастаханә советы утырышы булды.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова; ТР ССМ дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова, ТР ССМ баш штаттан тыш травматолог-ортопеды, Казан шәһәренең «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы Владимир Беляков катнаштылар. Совет эшендә хезмәт җитәкчеләре, клиникалар башлыклары, бүлекчәләр мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, РКХ профорглары һәм ветераннары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International