ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча пилот проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

11 июльдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проект турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Киңәшмәдә ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлар катнаштылар.

Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары-иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Тимур Халиков һәм ТР ССМ каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чингис Мәхмүтов рәислегендә узды.

Утырышның көн тәртибендә 2019 елның I яртыеллыгы эчендә ТР ССМ максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру йомгаклары, шулай ук «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында региональ проектларны гамәлгә ашыру буенча мәсьәләләр һәм чаралар турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International