ТКҮРКПХ медицина реабилитациясе бүлеге 5-еллыгын билгеләп үтә

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Август башында ТКҮРКПХнең медицина реабилитациясе бүлеге үзенең беренче юбилеен – 5 ел билгели.

Бүлек мөдире Флүзә Әхтәмова тернәкләндерү бүлегендә бары тик квалификацияле белгечләр генә эшләве турында горурланып сөйли. Алар барысы да, табиблар да, урта медицина персоналы да даими рәвештә теоретик һәм гамәли белем дәрәҗәсен күтәрәләр. Укыту дәресләренә һәм клиник конференцияләргә баралар. Бүлектә һәр көнне хезмәткәрләрнең гамәлдәге барлык инструкцияләрнең үтәлешен җентекләп тикшерәләр, бу күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International