Республика кан үзәгендә сентябрьнең өченче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә багышланган акция узды. Әлеге акциянең максаты – сөяк мие донорларының Илкүләм регистрын тулыландыру.
Нәтиҗәдә, акциягә 121 донор кушылды, кан банкы якынча 54 литр 450 млн. тулыланды.
DonorSearch.org проекты һәм «Русфонд»хәйрия фонды булышлыгы белән «Игелекле Казан» проекты белән берлектә Республика кан үзәге акциянең оештыручылары булдылар.