Волонтер-табиблар буыннарның дегенератив авыруларын профилактикалау буенча «Буыннарның сәламәтлеге ышанычлы кулларда» дигән зур фестиваль уздырдылар. Казанда фестиваль кысаларында скандинавия йөреше техникасына өйрәтү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау турында лекция узды.
Фестивальнең партнерлары – В.А. Насонова ис. ревматология фәнни-тикшеренү институты, Россия Ревматологлар ассоциациясе, Россия терапевтлар фәнни медицина җәмгыяте, «Биотехнос» компаниясе, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ, «12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖ.