ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән очрашты. Киңәшмә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.
Киңәшмә эшендә республика дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табиблары, шулай ук министрлыкларның хезмәткәрләре катнаштылар. Яклар трансформация перспективалары һәм Татарстан сәламәтлек саклау системасының цифрлы платформасын проектлау турында фикер алыштылар.