ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Чикләрсез табиблар» халыкара бәйсез медицина оешмасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды. Кунаклар оешманың эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
«Чикләрсез табиблар» - ул кораллы конфликтлар, табигать катастрофалары корбаннарына һәм медицина ярдәменнән мәхрүм ителгәннәргә кичектергесез ярдәм күрсәтүче халыкара бәйсез гуманитар медицина оешмасы.