Татарстанга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде: РФ ССМ финанс-икътисад департаменты директоры Наталья Сибирякова, директор урынбасары Андрей Перепелкин, РФ ССМ Медицина ярдәмен һәм санатор-курорт эшен оештыру департаменты директоры Екатерина Каракулина, БЗТД ФКУ директоры Владислав Дроздов. Эш сәфәре башында кунаклар Комлы Кавал авылындагы табиб амбулаториясендә булдылар һәм мобиль сырхауханәне карап чыктылар.