Чистай РҮХдә бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыруны тикшерделәр

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Балалар Республика клиник хастаханәсе сырхауханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Динара Гобәйдуллина һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы Анна Бабинцева Чистай РҮХнә эш визиты белән килделәр.

Эш сәфәре барышында Динара Габделхаковна һәм Анна Анатольевна бала табу йорты, балалар сырхауханәсе һәм Чистай РҮХнең хатын-кызлар консультациясе эше белән танышты.

Казан белгечләре Чистай хастаханәләрнең матди-техник яктан җиһазланган булуын, халыкка кирәкле медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек булуын билгеләп үттеләр.

Очрашу азагында экспертлар Чистай РҮХнең медицина учреждениеләре эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр һәм бала табу йорты базасында бала табуга ярдәм итү хезмәтененең, шулай ук балалар поликлиникасы һәм Чистай РҮХнең хатын-кызлар консультациясе базасында эшләүче балаларга һәм йөкле хатын-кызларга медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлекләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International