Россия терапевтларның фәнни медицина җәмгыяте 100 ел элек эчке авырулар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләренең тырышлыкларын берләштерү максатыннан төзелгән. Җәмгыять нигез салынганнан бирле үз төп бурычы итеп илебез табиб-терапевтларының һөнәри дәрәҗәсен өзлексез арттыруны саный. Эчке авырулар - зур, чиксез диярлек, мәгълүмат кыры. Бу максат белән "Мультидисциплинар авыру" VI терапия форумы, Казанда Яшь терапевтларның Бөтенроссия конференциясе старт алды.
Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм профилактик медицина мәсьәләләре буенча белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре "Мультидисциплинар авыру" VI терапия форумында катнаша.