Илбухтино авылында Тукай үзәк район хастаханәсенең яңа ФАПы ачылды

2023 елның 6 октябре, җомга

Тукай муниципаль районының Илбухтино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Шул көннән авыл җирлегендә яшәүчеләр барлык кирәкле квалификацияле медицина ярдәмен ала алачак, уңайлы шартларда профилактик тикшерүләр узачак, чөнки ФАП бинасы барлык заманча таләпләргә җавап бирә һәм барлык тиешле стандартлар буенча җиһазландырылган.

Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Потеев Мансур Али улы Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Башкарма комитетка һәм шәхсән Тукай районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка, Россия һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгына чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тукай РҮХ Илбухтино ФАПы халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International