Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү тантанасы булды. Медицина хезмәткәрләренә һәм ведомство хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен министр Марсель Миңнуллин тапшырды.
Марсель Мансур улы бүләкләнүчеләргә хезмәтләре өчен, республика һәм Россия сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да яңа 2024 ел белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм алга таба уңышлар теләде.