Фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Р.Р. Ислямов, башкарма комитет җитәкчесе Д. А. Сатдинов, «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССУ баш табибы Д. Р. Гаязов, Корноухов авыл җирлеге башлыгы Г. С. Гумашян, медицина хезмәткәрләре һәм җирле халык катнашты.