Республика кан үзәгендә донор көне үткәрелде

2024 елның 19 апреле, җомга

«Милли донор көне» алдыннан 19 апрельдә Республика кан үзәгендә донорларны хөрмәтләү булды.

Бүген без тагын бер тапкыр үз канын бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы хакына тапшыручы барлык донорларга, шулай ук донор канын әзерләүче һәм аны салу юлы белән пациентларның гомерен һәм сәламәтлеген саклаучы трансфузиолог-табибларга рәхмәт белдерәбез.

Донорлык акциясендә Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, «Россиянең Мактаулы донорлары», шулай ук донорлык хәрәкәтенә кушылган күп санлы беренчел донорлар катнашты. Барлыгы кан үзәгенә 222 кеше мөрәҗәгать итте, 196 кеше кан һәм аның компонентлары доноры булды. Кан банкы 80 литрдан артыкка тулыланды.

Бәйрәм «Игелекле Казан»  җәмгыяте, «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» ирекле үзәге белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты  ярдәме белән узды. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән «Волонтер-медиклар» донорлар өчен булачак донацияне көткәндә кызыклы викториналар үткәрделәр, шулай ук күңелле истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.

Моннан тыш, донорлар өчен «ЦДТ Танкодром» МБУДО өстәмә белем бирү педагогы,  «Ритмы детства» балалар хореография студиясе җитәкчесе һәм «Н.Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» һәм «И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» студентлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы үткәрелде.

Акциягә «Тюбәтәй» татар кухнясы рестораны үз продукциясен донорларга биреп, шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге донорларны шикәр мамыгы белән сыйлап, сөендерде.

Онытмагыз, донорлар көн саен кирәк, донор көннәрендә һәм гадәттән тыш хәлләрдә генә түгел.

Хөрмәтле донорлар сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International