Ашыгыч медицина үзәгенең кабул итү-диагностика бүлегендә экскурсиядә 3нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары булды.
Кабул итү-диагностика бүлеге табибларының эше турында Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев җентекләп сөйләде.
Мәктәп укучылары компьютер томографының, УЗИның эшләвен күрде, пациентларга төрле төстәге беләзекләр ни өчен кидерелгәнен белде, хәтта рентгенохирургларның операция бүлмәсендә булды һәм ангиографның эшләвен күрде.