Питрәч районының Кибәк Иле авылында фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы каркасын күтәрделәр.
Яңа ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Хәзерге вакытта каркас җыелган, түбә ябылган, тәрәзәләр куелган, ФАПта эчке инженерлык челтәрләрен төзү буенча барлык кирәкле эшләр башкарыла, бина эчендә бизәү эшләре башланган.