Вакытында үткән профилактик тикшерү – сәламәтлекнең нигезе!

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Диспансерлаштыру – авыруларны профилактикалау буенча төп чараларның берсе.

Диспансеризацияне ничә тапкыр үтәргә кирәк?
Диспансерлаштыруны 18–39 яшьтә 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә киңәш ителә.
2024 елда 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елларда туган кешеләрнең диспансеризация узу чираты.

Диспансерлаштыру 2 этапта үткәрелә:
I этап (скрининг) пациентларда хроник йогышлы булмаган авырулар билгеләрен, аларның үсеше куркыныч факторларын, наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан табиб билгеләмәсенән башка үткәрелә;
II этап диагнозны төгәл билгеләү өчен өстәмә тикшерүләр үткәрү өчен медицина күрсәтмәләрен ачыклаганда үткәрелә.

Диспансеризациягә ничек язылырга?
1. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша.
2. Паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килергә.

Эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру өчен 1 көнгә түләүле эштән азат итү бирелә.
Диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International