«Җиңү өчен рәхмәт!»

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсе табиблары тыл хезмәтчәннәренә, хәзер лаеклы ялда булган хезмәттәшләренә кунакка барып, хәлләрен белеште, бәйрәм белән котлады.

«Җиңү өчен рәхмәт» акциясенә профсоюз комитеты һәм 1 нче поликлиника, кардиология һәм гинекология бүлекләре коллективлары, шулай ук консультатив-диагностика поликлиникасы командасы кушылды.

Тыл хезмәтчәннәренә медицина хезмәткәрләре буш кул белән бармаганнар. Барысына да чәчәкләр һәм чәй белән тәм-томнар бүләк иттеләр. Хастаханә хезмәткәрләренең балалары җылы котлау сүзләре язылган открыткалар ясадылар.

Ләкин олы яшьтәгеләр өчен иң зур бүләк, әлбәттә, игътибар булды. «Җиңү өчен рәхмәт! " акциясе кысаларында медицина хезмәткәрләре 6 тыл хезмәткәре янына барды.

Түбән Кама хастаханәсе командасы сугышның коточкычлыгын күргән, озак еллар көтелгән Җиңүне якынайту өчен үзен аямыйча эшләгән һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International