Казанга эш визиты белән Ингушетия Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Казанга эш визиты белән Ингушетия Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде. Сәламәтлек саклау министры Арапханова Марем Якуб кызы җитәкчелегендәге делегация составында министр урынбасары Угурчиева Хяди Юсуп кызы, Ингуш РКХнең баш табибы урынбасары Балаев Магомедбашир Халит улы, Кантыш участок хастаханәсенең баш табибы Угурчиев Рамазан Абдул-Насир улы, шулай ук пресса вәкилләре – Парчиев Ахмед Давыд улы и Гагиев Хусен Белан улы килделәр.

 

Кунаклар Казанның «Студенческая» сырхауханәсендә булып киттеләр, анда Татарстан Республикасы сәламәт саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов һәм баш табиб Айрат Зиатдинов регистратураның, ашыгыч ярдәм блогының, иң яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырылган функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары белән булган төзәтү-дәвалау бүлегенең, көндезге стационарның һәм башка бүлекләрнең эшен күрсәттеләр. Марем Якуб кызы җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде, сырхауханә эшен оештыруны, шулай ук белгечләрнең югары квалификацияләрен югары бәяләде.

 

Шулай ук Татарстан Республикасы сәламәт саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов озатуында кунаклар Татарстанның әйдәүче республика клиникаларының эше белән таныштылар. Клиниканың эше белән кунакларны РКХнең диагностика хезмәте җитәкчесе Марат Мәҗитов таныштырды. Кунаклар РКХнең кабул итү-диагностикалау бүлегенә һәм перинаталь үзәгенә килеп киттеләр. Аннары кунаклар игътибарына Көчләр һәм чаралар белән идарә итү үзәге тәкъдим ителде. Монда Глонасс+112 системасы булышуында ЮТҺ урынына килү буенча ашыгыч медицина ярдәме машиналарының чыгулары координацияләнә, шулай ук телемедицина видеоконсультацияләре уздырыла. Видеоконсультацияләрнең өч компонентлы системасы, шулай ук реанимацион пациентларны күзәтү буенча роботлаштырылган системасын кертү ведомство вәкилләрен гаҗәпләндерде.

Сәламәтлек саклау министры Арапханова Марем Якуб кызы хастаханәнең югары квалификацияләнгән хәзерлеген – клиниканың хәзерге заман җиһазландырылуының һәм медицина ярдәмен оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләде. Яклар киләчәктә үзара хезмәттәшлек итүнең мөмкинлеге турында уйлаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International