Бүген Республика клиник хастаханәсенә Ставрополь крае сәламәтлек саклау министры Виктор Николай улы Мажоров һәм Ставрополь краенда Дәүләт хезмәт инспекциясенең җитәкчесе Андрей Виктор улы Кочерга килеп киттеләр.
Бүген Казанда «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор А.Г. Ге исемендәге Республика тире-венерология диспансеры» ДАССУ 3нче стационар бүлеге базасында Маршрут урамы, 7нче йорт адресы буенча Республика ген дерматозлары үзәге ачылды.