Эш сәфәре барышында Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясенең делегациясе Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Шулай Татарстан башкаласы кунаклары Республика клиник хастаханәсенең, Республика клиник онкология диспансерының, Балалар республика клиник хастаханәсенең, Регионара клиника-диагностика үзәгенең, Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.