Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Администрациясенең башлыгы кубогына ирләр командалары арасында мини-футбол буенча турнирның төркем этабы уеннары уза. Республика наркология диспансеры командасы «Статус» командасына каршы матчта 11:0 исәбе белән отты. Чара футбол сөючеләрне һәм җанатарларны берләштерде. Катнашучыларны һөнәри судьялык көтте, һәр уен 10ар минутлы 2 таймда узды. Шунысы игътибарга лаек, узган ел Республика наркология диспансерының футболчылары 2нче урынны алган иделәр, алар финалда «уютный дом» командасына 2:1 исәбе белән оттырган иделәр.