М.Н. Садыков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә Җиңү көне хөрмәтенә сирень аллеясы утырттылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Казанда М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран–медикларга багышланган мемориаль ташны ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Артур Делян, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзларының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсе рәисе Любовь Шәйхетдинова, сәламәтлек саклау ветераннары катнашты. Мемориаль таш ачылганнан соң, тантананың хөрмәтле кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңү символы булган ак сирень үсентеләре утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International