ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын тормышка ашыру буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды.
Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чингис Мәхмүтов, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, экспертлар, кызыксынган гражданнар һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларының журналистлары катнаштылар.
Проект кысаларында татарстанлылар экспертлар белән бергә республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары өчен бурычлар формалаштыралар.