ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
9нчы сентябрьдә Казан шәһәренең «Бердәм Россия» партиясенең рәисе Д.А.Медведевның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гражданнарны кабул итте. 
24 сентябрьдә Казанда «Медицина оешмаларының җаваплылыгы: саклау механизмнары» конференциясе булачак. Чыгыш ясарга һәм фикер алышуда катнашырга эшчәнлекләре медицина хезмәте базарының эшләү шартларын билгеләүче берләшмәләрнең, федераль  һәм региональ дәрәҗәдәге оешмаларның вәкилләре; дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм баш табиблары; медицина оешмаларын страховкалау өлкәсендә хезмәт күрсәтүче страховкалау компанияләренең вәкилләре, юристлар, консультантлар һәм аналитиклар чакырыла. 
Бүген Саха Республикасының (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе үзәккә барды һәм эшчәнлеге белән танышты. РКДҮ ДАССОның хирургия буенча генераль директорның урынбасары Адел Галимҗанов үзәкнең кунаклары өчен презентация уздырды, аның барышында үзәк эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, эшнең шартлары, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең үсеше, медицина туризмын киңәйтү турында сөйләде. 
2014нче елның 9нчы сентябрендә «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны информатизацияләү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International