ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Узган атна эчендә Казанда КСЮВЙның 6571 очрагы теркәлде. Узган атна белән чагыштырганда авырулар санының биеклеге 29,4%ка артты. Прививка ясау кампаниясенең барышы турында бүген эш дүшәмбесендә Казан буенча ТР Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр итте.

Хастаханәнең баш табибы Рөстәм Гайфуллин хастаханә коллективын РКХнең терапия хезмәтенең гемодиализ бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Яңа вазыйфага беренче квалификацион категорияле хирург-табиб,  «Россия диализ җәмгыяте» дигән нефролограрның Гомумроссия иҗтимагый оешмасының координацион советы әгъзасы Наил Рафис улы Гатиятуллин куелды.

Мәскәүдә Россиянең баш терапевты, академигы А.Г.Чучалин рәислегендә сулыш алу әгъзалары буенча 24нче Милли конгресс узды. Мәктәпләр һәм симпозиумнар эшендә Россиянең әйдәүче пульмонологлары, аллергологлары, фтизиатрлары, терапевтлары һәм и педиатрлары, ерак һәм якын чит илләренең белгечләре катнаштылар.  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, профессор А.А.Визель, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш иммунолог-аллергологы, профессор Р.С.Фәссахов, Казан шәһ. пульмонология үзәгенең җитәкчесе, профессор Р.Ф.Хәмитов, Казан шәһ. баш балалар пульмонологы, профессор Т.Г.Маланичева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Р.Х.Фатыйхова Татарстанның вәкилләре булып тордылар.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 204кә кимеде (авырулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 9га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 17гә, бала табулар буенча – 6га артты.  Көчле миокард инфарктлары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 11гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 82гә артты.

Тантаналы ачылудаКайбыч муниципаль районының башлыгы А.И.Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгының урынбасары Р.Р.Хәялиев, «Кайбыч РҮХ» ДАССОның баш табибы Г.М.Магомедов (Мөхәммәтов), медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, салада яшәүчеләр катнаштылар.

Салада торучыларның шатлыгын уртаклашырга килгән  район башлыгы Алберт Рахматуллин ФАПны мини-хастаханә исеме белән атады, чөнки монда беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм пациентларны дәвалау өчен бөтен шартлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International