ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Казан дәүләт медицина академиясенең Гыйльми советының күчмә утырышы булды. Утырышның хөрмәтле кунагы ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин булды. 

Бүген КДМУ Фармацевтика факультетының 40-еллык юбилеена багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

«Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының белем бирү программасы чикләрендә инвалид балаларны озатып бару буенча медицина эшчеләре һәм педагоглар өчен белем бирү семинары булды.

Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда ТР ССМның медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Р.А.Бодрова һәм логопедия буенча баш штаттан тыш белгеч В.А.Остудина белән оештырылган «Психология-логопедия медицинасы реабилитациясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциядә бөтен респубикадан 100дән артык табиб катнашты. Казан һәм Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальләренең, ак. В.М.Бехтерев исемендәге РКПХнең, БРКХнең, РКДҮнең, 4нче балалар шәһәр сырхауханәсенең һәм Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсенең табиблары чыгышларында тәҗрибәләре һәм үзләренең казанышлары белән уртаклаштылар.

17 ноябрьдә Казанның 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсендә 2009 елда яңа туган балаларны карау буенча Европа фондының инициативасы буенча оештырып җибәрелгән Халыкара җитлекми туган балалар көнен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International