Казанның "Салават Күпере" торак комплексында яңа медицина учреждениесе төзелеше бара. Биредә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе, травматология пункты һәм ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе урнашачак. Бу 12нче шәһәр клиник хастаханәсенең поликлиника филиалы булачак
Бүгенге көндә биредә эчке бизәү эшләре алып барыла, инженерлык коммуникацияләре монтажлана һәм бина фасады төзекләндерелә.
Поликлиника төзелеше "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.