Казанда 25-26 апрельдә офтальмологиядә яңа технологияләр турында фикер алышачаклар

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Казанда 25-26 апрельдә «Офтальмологиядә яңа технологияләр 2024» Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Белгечләр Татарстан Республикасы Милли китапханә залына җыелачак.

Конференция Казан офтальмология мәктәбе оешуга бәйле истәлекле даталар елында үткәрелә: быел Казан офтальмология мәктәбенә нигез салучы - профессор Емилиан Адамюкның тууына 185 ел һәм КДМУның күз авырулары кафедрасы мөдире Нурзидә Хәсәнованың тууына 100 ел тула.

Россиянең Федераль фәнни-тикшеренү үзәкләреннән һәм медицина учреждениеләреннән әйдәп баручы белгечләр онкоофтальмология, балалар офтальмологиясе, окулопластика, глаукоманы диагностикалау һәм дәвалау, нәселдән килгән күз авырулары, ясалма интеллектны практик медицинада куллану сорауларын тикшерәчәк, кәгазьсез клиникага күчү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Соңгы фәнни тикшеренүләр, төрле күз патологиясен дәвалау һәм диагностикалауның яңа ысуллары яктыртылачак.

Тулырак һәм теркәлү: http://conf.ophtalmologi.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International