Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен Ашыгыч медицина үзәгенә килеп китте

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 17 июлендә Казанга эш визиты белән Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендә Карелия Республикасы делегациясе килде. Килү чикләрендә Карелия башлыгы берничә объектка, шул санда 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә – Ашыгыч  медицина үзәгенә, килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында ул дәвалау оешмасының эше белән танышты.

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин пациентларның хастаханәдә хәрәкәт логистикасы турында сөйләде, дәвалау оешмасының стратегик бүлекләрен: кабул итү-диагностика бүлеген, операцияләр блогын, анестезиология һәм реанимация бүлеген – күрсәтте. Шулай ук Александр Худилайненга Ашыгыч медицина үзәгендә актив кертелә торган телемедицинаның мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Кунакларга күрелгән бүлекләр тәэсир итте, алар клиниканың дәрәҗәсен югары бәяләделәр. Визит ахырында Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинга һәм 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Марат Садыйковка истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International