«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең җитәкчелеге, профкомы һәм Ветераннар советы вәкилләре хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Катибә Мостафинаны 90-яшьлек юбилее белән котладылар

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мостафина Катибә Мөгаллим кызы билгеләп үтә. Бүген шушы мөһим һәм тантаналы дата белән юбилярны «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең җитәкчелеге, профкомы һәм Ветераннар советы вәкилләре котладылар, аңа рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Аңа РФ Президенты Владимир Путиннан һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховтан котлау хатлары тапшырылды.
Үз гомеренең ярты гасырга якын өлешен Катибә Мөгаллим кызы медицинага, шуның 18 елын - медсанчастьтә эшләүгә багышлаган. Үз тәрҗемәи хәлен  ул 1943 елның декабреннән Башкириянең Белерецк шәһәрендә шәфкать туташы булып эшләү белән башлады. Әлмәткә 1949 елда күченеп килде, Бигәш фельдшер медицина пунктында акушер булып эшләде. 1954 елдан башлап 1964 елга кадәр - бала тудыру йортының бала тудыру бүлегенең өлкән шәфкать туташы, 1965 елдан башлап 1983 елга кадәр - СМУ-52 сәламәтлек пунктының җитәкчесе.
Сугышта катнашучы ире Хәй Вәлид улы белән бергә өч бала тәрбияләделәр. «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Җиңүнең 50 еллыгы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы» дигән медальләр  белән бүләкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International