Казанда Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча Хәйрия ярышы узды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
2014нче елның 14нче сентябрендә «Гольф-Казан» клубында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча IV Хәйрия ярышы узды.
Турнир нәтиҗәсендә 1 590 000 сумннан артык акча җыелды. Әлеге акчалар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика балалар клиник хастаханәсенең ата-аналар һәм кечкенә пациентлар өчен уникаль гаилә кунакханәсе «Роналд Макдоналд өенә» кирәк-яракка җибәреләчәк.
Ярышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңниханов, «Роналд Макдоналд өе» ХФ Идарәсенең рәисе, Россия һәм Үзәк Европада «Макдоналдс» Президенты Х.Х.Хасбулатов катнашты.
Казанда гаилә кунакханәсе − «Роналд Макдоналд өе» Хәйрия фондының проектлары арасында берсе. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлеше – мохтаҗ балаларга ярдәм итү. 20 ел эчендә диярлек фонд эшчәнлеге 450 миллион сумнан артык хәйрия максатларына күчерде.
Казанда «Роналд Макдоналд өе» «Роналд Макдоналд өе» Хәйрия фонды акчаларына төзелгән һәм аның карамагында тора. Проектны финанслау 127 млн.сумнан артык акчага төште. 2013нче елның 10нчы июль ачылышыннан соң гаилә кунакханәсенең кунакчыллыгы белән 1000гә якын гаилә файдалана алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International