Илсур Метшин 20нче сырхауханәдә хатын-кызлар консультациясенең капремонты барышын тикшерде

2018 елның 17 августы, җомга

Казанда сырхауханәләрнең капиталь ремонты дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр тулы көченә бара торган учреждениеләреннән берсе – 20нче номерлы сырхауханәдә хатын-кызлар консультациясе, ул Совет районының якынча 60 мең хатынга хезмәт күрсәтә. Монда эшнең иң кызган чагына карамастан, хатын-кызлар консультациясе эшләрен бер көнгә дә ташламады. Эшләрнең барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты. Ул консультациягә кабул итүгә килгән булачак аниләр белән аралашты, учреждениене нинди үзгәрешләр көтә белде, шулай ук подрядчыларга бөтен эшләрне сыйфатлы итеп уздырырга һәм 1 декабрьгә тәмамларга йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International