Медицина маршруты: Мэйо - Казан клиникасы

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтен Россиядән, шулай ук Казахстаннан, Әрмәнстаннан, Грузиядән, Беларусь Республикасыннан, Әзербайҗаннан 600дән артык сәламәтлек саклау җитәкчесе 2–3 октябрьдә Казанда узган VI халыкара фәнни-гамәли «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» дигән конференциядә катнашты.

Конференция уникаль, нәкъ менә монда сәламәтлек саклауда сыйфат мәсьәләләре белән кызыксынучылар актуаль трендлар белән таныша, Мэйо Клиникасы экспертларыннан менеджмент инструментларын ала алалар. Бу Америка клиникасы хаклы рәвештә эталон медицина оешмасы булып санала, аның алымнары һәм «Пациентның ихтыяҗлары барыннан да югары» принцибы хәзерге заман практикасында нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International