Бүген Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе йомгаклау коллегиясен уздырды. Шәһәрнең дәвалау-профилактика учреждениеләренең җитәкчеләре катнашында утырыш КДМАның актлар залында узды.
2019 елда Казан шәһәре территориясендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең Дәүләт гарантияләре программасы буенча 90 медицина оешмасы эшләде, аларның 35е – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт автоном учреждениеләре (шул исәптән 9ы – республика буйсынуында), 2се – федераль, 3се – ведомство һәм 53 – дәүләтнеке булмаган милек формалары.
Хисап елында Казан шәһәрендә 15 790 бала туган (2018 елда – 17 627).