Татарстан медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне министр Марат Садыйков тапшырды.

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРЕЗИДЕНТЫ КҮРСӘТМӘСЕ БЕЛӘН

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә керткән өлеше (COVID-19), табиб бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм югары профессиональлеге өчен Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре:

клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары - Демьянова Елена Владимир кызы,

бүлек мөдире - пульмонология бүлегенең табиб-пульмонологы  -  Дьякова Екатерина Валерьевна;

лаборатория мөдире-клиник лаборатория диагностикасы табибы - Исламгалиева Фәридә Мәннәф кызы;

2нче номерлы йогышлы авырулар бүлегенең өлкән шәфкать туташы - Носкова Валентина Ивановна;

Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре:

2нче кардиология бүлегенең өлкән шәфкать туташы  - Лопатина Светлана Викторовна;

эпидемиология бүлеге мөдире-табиб-эпидемиолог - Шайхразиева Наталья Дмитриевна;

бүлек мөдире-терапия бүлеге табиб-терапевты - Яфарова Румия Әмир кызы;

Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсе хезмәткәрләре:

баш шәфкать туташы - Горшунова Юлия Николаевна;

баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары -Татарова Елена Петровна;

Казан шәһәренең 10нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе хезмәткәрләре:

4нче номерлы терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы - Галиева Эльвира Юныс кызы;

баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары - Михайлова Светлана Николаевна;

баш шәфкать туташы - Чуган Виолетта Сергеевна;

Казан шәһәренең 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташы - Гарифуллина Лилия Мәгъсүмҗан кызы;

Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры - Иванова Фәридә Вәкил кызы;

Питрәч үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары - Кадыйрова Ландыш Минтаһир кызы;

Казан шәһәренең 7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире - табиб-педиатр Насретдинова Наилә Рубик кызы;

бүлек мөдире-Балалар Республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегенең табиб-гематологы - Осипова Илсөя Вагиз кызы;

Казан шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең 2нче номерлы педиатрия бүлегенең табиб-педиатры - Пирогова Фәридә Сәяр кызы;

СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенең клиник лаборатория диагностикасы табибы - Сидорова Ирина Владимировна;

Эпидемиология бүлеге мөдире-Казан шәһәре медицина университеты клиникасының табиб-эпидемиологы - Фазылҗанова Илсөя Мансур кызы;

Казан шәһәренең 11нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары - Хәбибуллина Рәмзия Тәлгать кызы;

Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы - Яруллина Римма Вил кызы;

Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:

Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең табиб-методисты - Давыдова Лилия Владимировна;

СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәгенең табиб-инфекционисты - Солуянова Юлия Сергеевна;

Балалар Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы - Тәхәвиева Эльмира Газинур кызы;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән бүләкләнде:

"Ватан сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен" медале белән

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең Спорт медицинасы буенча баш табиб урынбасары - Садыйкова Римма Сәип кызы;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Республика клиник хастаханәсенең укыту-методик бүлегенең табиб-методисты - Нестерова Рәисә Александр кызы;

бүлек мөдире-Республика клиник хастаханәсенең оештыру-методик консультация эше бүлеге баш табибы - Чалая Лилия Лерон кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ БЕЛӘН

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде:

бүлек мөдире-Республика клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге табиб-эпидемиологы - Когуашвили Назико Елгуджай кызы;

педиатрия бүлеге мөдире-Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсенең табиб-педиатры  - Менжулина Елена Николаевна;

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсенең оториноларингология кабинетының шәфкать туташы - Трифонова Татьяна Анатольевна;

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ РӘИСЕ КҮРСӘТМӘСЕ белән

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

Казан дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы профессоры - Кравченко Ирина Эдуард кызы;

Прокуратура хезмәткәрләренә квалификацияле медицина ярдәме күрсәткәндә югары профессионализмы һәм фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасы прокурорының Рәхмәт хаты тапшырыла:

Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә:

ашыгыч медицина ярдәме табибына - Гайсина Кристина Рамил кызы;

ашыгыч медицина ярдәме фельдшерына - Красавкина Елена Юрьевнага.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International